Гәҗиттә шәһәр һәм район тормышының көн кадагында булган проблемаларны чагылдырган төрледән-төрле мәгълүматлары яктыртыла.
(Тәтеш, 28 ноябрь, Тәтеш таңнары). Галина КОНДАКОВА: – Район гәҗитенә – 100 ел! Бу үзе бер гасыр, анда берничә буын тәтешлеләрнең хакыйки мәсьәләләре яктыртылды. Мин яраткан басмамның 45 ел тугры укучысы булып торам. Гәҗиттә шәһәр һәм район тормышының көн кадагында булган проблемаларны чагылдырган төрледән-төрле мәгълүматлары яктыртыла. Гәҗит битләрендә яшьләрне кызыксындырган язмалар басыла, үсеп килүче буын, мәктәп укучылары да игътибардан читтә калмый; өлкән буын өчен дә һәрвакытта мәгълүматлар табыла. Миңа калса, гәҗитебез ярдәмендә без районда барган әһәмиятле вакыйгаларга кагылышлы булабыз, һәм безнең корреспондентлар кызыклы, әхлакый яктан бай, кабатланмас кешегә, шәхескә зур игътибар бүлеп бирәләр... Район гәҗите хәбәрчеләре – югары мәдәниятне йөртүчеләр – дуслыкны ныгытырга, күп милләтле районыбыз кешеләрен хөрмәт итүгә йогынты ясыйлар. Хөрмәтле һәм абруйлы басма коллективына йөз ел эчендә тупланган рухи күтәренкелекне, алдынгылыкны саклауларын, һәм киләчәктә иҗади үсешләр, укучыларның саны артуын телим.
фото Галина Кондакованың гаилә архивыннан
Нет комментариев