Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район гәҗитен һәрвакыт алдырабыз

-------------

(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таннары"). 

Галина Долинина, Тәтеш:
– Үземне хәтерләгәннән бирле район гәҗитен алдырабыз – ул безнең яраткан гәҗитебез. Башта ата-ана йортында, ә хәзер үз гаи­ләмдә. Үзенең гадилеге, кызыклы фото­рәсемнәре, хати­рәлә­ре, төрле тарихлары белән җәлеп итә. Шунысы куанычлы, моның өстендә эшләүче кешеләр, чыннан да, тырышалар һәм үз эшләрен яраталар.

Надежда Сороковнина, Тәтеш:
– Миңа 71 яшь, шу­лар­ның 50 елын Тәтештә яшим. Һәм шулкадәр үк район гәҗитенә язылам. Гәҗит миңа ошый, анда син нәрсә турында беләсең килсә, барысын да табып була. Биредә яхшы кешеләр, балалар, эш турында язалар. Еш кына безнең район мәдәният йорты турында язмалар була, анда безнең ветераннар хоры эшли, биредә без очрашабыз, җырлыйбыз, халык алдында чыгыш ясыйбыз. Гәҗиттә һәркем өчен кирәкле мәгълүмат күп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев