Район оешмаларында узган елга нәтиҗә ясыйлар һәм яңасына бурычлар куялар
Районның спорт тармагы һәм яшьләр үзәге оешмалары коллективларының район башлыгы белән очрашуы
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Узган елгы нәтиҗәләр – спортчыларыбызның уңышлары, ГТО нормативларын тапшыру, иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар алу, яшьләр парламенты оештыру, волонтерлык хәрәкәтен алга җибәрү – безнең коллективлар тарафыннан 2020 елга куелган максатларга ирешелгән дигән нәтиҗә ясарга мөмкин”, – диде район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Сергей Павлушин йомгаклау киңәшмәсендә һәм тармак эшчәнлеген анализлады.
“Пандемия аркасында ел авыр булды, ул ярышлар буенча безнең планнарга үз төзәтмәләрен кертте. Шулай да без сезнең белән бергәләп, барлык санитар таләпләрне үтәп, берничә ярыш уздыра алдык, күмәк спортны алга җибәрүне дәвам иттек, районда спорт мәйданчыклары ачтык. Волонтерлар үзизоляциядәге өлкән кешеләргә актив рәвештә ярдәм иттеләр, зур рәхмәт. Тәтеш районында иң спорт сөючән, актив, инициативалы яшьләр яши. Өлкән буын – спортта да безнең һәркайсыбыз өчен үрнәк. Тренерларга, инструкторлар, белгечләр, спорт тармагы педагогларына һәм яшьләр оешмалары педагогларына эшләренә җаваплы караганнары, игътибарлы булганнары өчен рәхмәт белдерәм. Безнең уртак бурыч – төрле яшьтәге кешеләрне спортка тагын да күбрәк җәлеп итү, тәтешлеләрдә сәламәт яшәү рәвеше гадәтен булдыру. Сезнең һәркайсыгызга сәламәтлек, алдагы эшегездә уңышлар телим”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм җыелучыларны районның узган елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Рәмис Хатыйп улы 2021 елга куелган йөкләмәләр турында сөйләде һәм “районда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыру өчен күп эшләр башкарабыз, шулай да боларның барысы да аз әле, алга таба да эшлиячәкбез, резервлар бар, тырышачакбыз” дип билгеләп үтте.
Аннары фикер алышулар булды, алар арасында – Тәтештә Җиңү паркында спорт мәйданчыгы төзекләндерү. Спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов анда җимерүләргә каршылыклы итеп тренажер комплексы булдыруны тәкъдим итте. Стенд мәктәбе җитәкчесе Андрей Кушагин 2021 елда стендка ату мәктәбенең оешуына 60 ел тулуын билгеләп үтте һәм коронавирус пандемиясе чигенүгә карап зур тантана планлаштыруны тәкъдим итте. Әйтелгән барлык тәкъдимнәр эшләнүгә алынды.
“Барс” спорт комплексы белгече Игорь Евсеев һәм спорт мәктәбе шоферы Александр Николаев Тәтеш районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев