Урыны белән бераз кар яварга һәм томан төшәргә мөмкин.
(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә, 18 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк.
Юлларда бозлавык барлыкка килә. Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин, дип искәртә синоптиклар.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -23.. -28, аязган вакытта -34 градуска кадәр тәшкил итәр дип көтелә. Көндез -18.. -23 градус салкын була.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев