Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак

    Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.

    (Тәтеш, 3 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

    Республикада бераз кар, шулай ук җепшек кар явуы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.

    Юлларда бозлавык хасил булачак. Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар бозлавык һәм томан турында кисәтә.

    Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: