Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткән.
(Тәтеш, 11 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, ике хатын-кыз көпчәк астында кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Бүген иртән Түбән Кама районында сәнәгать зонасында йөк автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны таптаткан, тагын бер ир-атны юлга алып бәргән.
Нәтиҗәдә, хатын-кызлар фура көпчәкләре астында кысылып калган. Шаһитлар аларга тәгәрмәч астыннан чыгарга булышкан. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрнең өчесен дә җирле хастаханәгә алып киткән.
Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Нет комментариев