Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада синоптиклар томан һәм көчле җил турында кисәтә

Вакыт-вакыт җилнең тизлеге секундына 17 метрга җитәчәк.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә, 19 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика буенча, Казанны да кертеп, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип искәртә метеорологлар.

Моннан тыш, синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча, шул исәптән башкалада да,көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Көчәйгәндә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X