Роспотребнадзор белгечләре эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк
20 июньдә 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр бизнес вәкилләре бушлай консультация ала алачак.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе үз эшчәнлеге турындагы мәгълүматка үтемлелекне арттыру максатыннан эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрә, дип хәбәр ителә федераль хезмәтнең төбәк идарәсендә.
20 июньдә12дән 16 сәгатькә кадәр бизнес вәкилләре Татарстан буенча идарәдә һәм 12 территориаль бүлекчәдә бушлай консультация ала алачак.
Идарәдә 238-60-62, 238-18-41 телефоннары буенча алдан язылу кирәк (13 июньнән 19 июньгә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш - 12.00дән 12.45кә кадәр). Шалтыратучы гражданнарга үзләрен кызыксындырган сорауларны хәбәр итәргә кирәк. Территориаль бүлекләрдә алдан язылу таләп ителми.
Ачык ишекләр көнендә эшмәкәрләр идарәгә түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә алалар: Зур Кызыл урамы, 30нчы йорт һәм Сеченов урамы, 13а йорты. Территориаль бүлекләрнең адресларын Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең сайтында ачыклап була.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/11/187862/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев