Роспотребнадзор идарәсе белгечләре прокуратура һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә 564 тәмәке продукциясе кибетен тикшергән.
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Роспотребнадзор Татарстан кибетләреннән 35 килограммнан артык снюс алган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Роспотребнадзор идарәсе белгечләре 564 кибетне тикшергән, анда тәмәке эшләнмәләре һәм составында никотин булган продукция сатыла. Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре белән бергә 181 объектны тикшергәннәр.
Тикшерү барышында 56 кибеттә снюс тапканнар, аларның килеп чыгышын һәм куркынычсызлыгын раслаучы кирәкле документлары булмаган.
Сатудан 2386 берәмлек составында никотин булган продукция алганнар. Алынган әйбернең гомуми авырлыгы 35 килограммнан артып киткән. Барлык хокук бозучыларны җаваплылыкка тартылачак. Уртак тикшерүләр нәтиҗәләре буенча прокуратурага 29 материал юлланган, тагын ике эшне Эчке эшләр министрлыгына тапшырганнар.
Нет комментариев