Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан уздыру кагыйдәләре үзгәрәчәк

Автобус, җиңел һәм йөк автомобильләр белән идарә итүгә имтиханнан «мәйданчык» этабын төшереп калдырачаклар.

(Тәтеш, 3 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 2021 елның гыйнварында транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар уздыру буенча Эчке эшләр министрлыгының яңа регламентын раслау планлаштырыла. Үзгәрешләр 1 апрельдән практик өлешенә кертеләчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Яңа административ регламентка  2021 ел башында имза куелырга мөмкин», — дип хәбәр иттеләр басмада.

Хәзерге вакытта документ башка ведомстволар белән килештерү өчен тапшырылган. Аның буенча имтиханнан «мәйданчык» этабын төшереп калдырачаклар. Аны автобус, җиңел һәм йөк автомобильләре йөртүчеләре бирмәячәк. Димәк, аны мотоцикл, мопед, квадроцикл һәм трицикл белән идарә итүгә имтихан тапшыручылар өчен саклап калачаклар.

Автомобильдә имтихан вакытында автомәктәп һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкиле, машина йөртүчегә башка кандидатлар булырга мөмкин.

Яңартылган регламент буенча маршрутларга бары тик юллар һәм урамнар исемлеге генә кертеләчәк, алдан билгеле борылышлар алыначак.

Төзәтмәләр билге системасына да кагылачак. Регламент 19 иң тупас хаталарның исемлеген билгели. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев