Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА»АҖнең район филиаллары редакцияләренә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана барышында ул республика халкы өчен төп мәгълүмат чыганагы буларак җирле массакүләм мәгълүмат чараларының төп ролен ассызыклады һәм аларның ерак территорияләр тормышын яктыртуга керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» АҖнең республика районнарындагы филиаллары редакцияләренә яңа автомобильләр ачкычлары тапшырды. Шул исәптән яңа автомобильне «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Авангард «газетасы редакциясе»алды.
Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильләр ачкычларын тапшырганда, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре республикабызның иң ерак почмакларында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырталар, чын тормышны күрсәтәләр, йөзләрчә мең татарстанлы өчен төп мәгълүмат чыганагы булып торалар, дип билгеләп үтте.
Нет комментариев