Рөстәм Миңнеханов кандидатлар белән Киров районындагы Октябрьнең 25 еллыгы урамында очрашты.
(Тәтеш, 14 июль, "Тәтеш таннары"). «Бердәм Россия» партиясе кандидатлары лидеры, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатлыкка кандидатлар белән очрашу уздырды.
Татарстан Президенты кандидатлар белән Киров районындагы Октябрьнең 25 еллыгы урамында очрашты. Монда хәзер «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эшләр бара.
«Кешеләр белән эшләү — депутат өчен, теләсә кайсы хакимият органы өчен иң мөһиме. Бу сыйфатлы тормыш төзүдә иң төп шарт. Без барлык программаларны да гражданнарыбыз белән бергә, аларның фикерләре, теләк-тәкъдимнәре, идеяләре нигезендә тормышка ашырабыз. Кешеләр аркасында гына казанышларга ирешә алдык. „Безнең ишегалды“ программасына кергән йортларда яшәүчеләр проектка бәя бирә, килештерә, кисәтүләрен әйтә, чөнки кешеләр ишегалларының нинди булырга тиешлеген үзләре хәл итә. без шушы принципны барлык эшләрдә дә кулланырга тиеш. Сезне кешеләр белән эшләргә өндим, алар белән турыдан-туры аралашыгыз, аларның теләкләрен, фикерләрен белегез!», — дип мөрәҗәгать итте Миңнеханов.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/14-07-2021/r-st-m-mi-nehanov-d-l-t-dumasyna-deputatlykka-kandidatlarga-keshel-r-bel-n-eshl-gez-5830281
Нет комментариев