21 февраль - Халыкара туган тел көне.
(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”). Халыкара туган тел көне кысаларында безнең балалар бакчасында "Туган тел калейдоскобы" дигән бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәмнең максаты: балаларда безнең район территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте турында күзаллау булдыру. Балалар татар, рус, чуаш һәм мордва телләрендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. "Түбәтәй" татар халык уенын, "Ручёк" рус халык уенын, "Ручейки" чуаш халык уенын, "Варака"мордва халык уенын уйнадылар.
Һәм һәр милләт үзенең милли ризыгын тәкъдим итте: "Чәк-чәк", "Коймак", "Йова", "Капстань пряка". Бәйрәм ахырында балаларга тәм-томнар өләштеләр. Аны "Рябинушка" балалар бакчасы хәбәр итә.
Нет комментариев