Җәмгыять

«Сабый» балалар бакчасында «Суда кунакта» дигән бәйрәм үткәрелде

Су-ул тормыш, җирдә бөтен нәрсәнең нигезе. Ел саен 1992 елдан БМО инициативасы буенча 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 23 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтештә «Сабый» балалар бакчасында «Суда кунакта» дигән бәйрәм үткәрелде.

Балалар су турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, ярыштылар. Тәрбияләнүчеләр суның үзлекләре турында белемнәрен ныгыттылар, су ресурсларына сакчыл караш кагыйдәләрен искә төшерделәр. Булдырылган атмосфера балаларның танып-белү активлыгын һәм экологик культурасын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.


Нет комментариев