Сак булыгыз:  дуңгызларның  африка чумасы
Җәмгыять

Сак булыгыз: дуңгызларның африка чумасы

Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның аеруча куркыныч, кис­кен вируслы авыруы.

(Тәтеш, 13 июль, "Тәтеш таннары").

Безгә куркыныч вирус турында нәрсә белергә кирәк

 Тәтеш районы дәүләт ветеринария бер­ләшмәсе агымдагы елның июль башында Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә республиканың Яңа Чишмә районында урнашкан аучылык хуҗалыгы территориясендә һәлак булган кыргый кабаннан патологик материал пробаларын тикшергәндә дуңгызларның африка чумасына уңай нәтиҗә расланды дип хәбәр итә.

Сак булыгыз
Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның аеруча куркыныч, кис­кен вируслы авыруы. Хайваннар арасында авырулар һәм үлем дәрәҗәсе 100 %ка җитә. Аннан дарулар да, вакциналар да юк. Авыру хайваннарны дәвалау мөмкин түгел һәм тыела. Кеше африка чумасы белән чирләми.

– Африка чумасы кабынган урында барлык дуңгызларны юкка чыгаралар, үләксәләрне, агач хуҗалык корылмаларны, тиресне, терлек азыгы калдыкларын, аз кыйммәтле карау әйберләрен яндыралар. Җир кишәрлекләренә, дуңгызлар тоту корылмаларына дезинфекция ясыйлар. Карантинны барлык дуңгызларны юк иткәннән соң 30 көннән соң алалар, ә аларны алга таба үрчетү мәсьәләсе, карантинны бетергәннән соң, бер елдан соң гына карала, – дип хәбәр итә районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Бу чирнең вирусы бик нык. Ветчинада һәм тозланган иттә ул – 300 көнгә, ә туңдырылган иттә 15 елга кадәр саклана. Ул зур территориядә бик тиз таралырга мөмкин. Дуңгызларның африка чумасы барлыкка килгән очракта, төп бурыч – килеп чыккан урынны кыс­ка вакыт эчендә бетерү һәм авыруны таркатуга юл куймау.

Авыруга юл куймас өчен нишләргә?
•  үз хуҗалыгыңның биологик яктан яклау дәрәҗәсен күтәрү;
• дуңгызларны чыгармыйча асрауны тәэмин итү;
• дуңгызларны ветеринария документларыннан башка сатып алмаска;
• терлек азыгын ветеринария таныклыгы белән генә сатып алырга;
• дуңгызларның авыру һәм үлү очракларын яшермәскә;
• ветеринария тикшерүе, вакцинация һәм башка эшкәртү өчен баш санын бирү;
• рөхсәт ителмәгән урыннарда хайваннарның мәетләрен һәм аларны карап тотудан калган калдыкларны ташламау;
• һәлак булган яки мәҗбүри үтерелгән дуң­гызларның итен эшкәртергә тырышмаска;
• кыргый кабаннар яши торган урман массивлары аша үтә торган тыныч агымлы елгалардан һәм кечкенә елгалардан хайваннарга эчертү өчен суын кулланмаска;
• дуңгызларның башка хайваннар һәм чит кешеләр, синантроп кошлар белән элемтәгә керүенә юл куймаска, тоташ коймалар, махсус сеткалар кулланырга;
• җиләк яки гөмбә җыеп кайтканнан соң, аяк киемен һәм кием-салымны эшкәртергә кирәк;
• дуңгызчылык продукциясен (казылык, ит, ярымфабрикатлар һәм башкалар) бары тик кибеттә яки базарларда, дуңгыз итен ветеринария экспертизасы лабораториясендә контроль узганны гына сатып алырга.

Җаваплылык турында
Үз артыннан дуңгызларның африка чумасы  учаклары барлыкка килүгә һәм аның таралуына китергән гамәлләр (бернәрсә дә эшләмәү) өчен административ җаваплылык һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Искәрмә
Кыргый кабан үләксәсе табылган, дуңгызларда африка чумасы яки аларның кинәт үлүе билгеләре пәйда булган очракта кичекмәстән Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Телефон: 8(84373) 2-87-74.

фото: архив/Авангард


Нет комментариев