Саннарда районның хезмәт базарындагы хәлләр
Тәтеш муниципаль районында 2020 елның 1 гыйнварына икътисади актив халык 10900 кешене тәшкил итә.
(Тәтеш, 20 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәгенә 2019 елның гыйнвар-декабренә төрле сораулар буенча 539 кеше мөрәҗәгать иткән, 181 кеше эшкә урнаштырылган.
Ел башы торышы буенча районның халык мәшгульлеге үзәгендә эшсезләр сыйфатында 29 кеше теркәлгән (2019 ел башына 33 кеше булган).
Эшсез гражданнар составында 2019 ел белән чагыштырганда пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарның исәбе арткан – 38 процент (2019 елның 1 гыйнварына – 14 процент), үзләренең теләге белән эштән китүчеләрнең исәбе – 41 процент (2019 елның 1 гыйнварына – 24 процент).
Эшсезләр составында хезмәттән азат итү белән бәйле киткән гражданнар өлеше кимегән – 28 процент (2019 елның 1 гыйнварына – 43 процент), эшсезләр составында инвалидлар өлеше – 7 процент (2019 елның 1 гыйнварына – 8 процент), хатын-кызлар өлеше – 45 процент (2019 елның 1 гыйнварына – 51 процент).
16-29 яшьтәге яшьләрнең исәбе үзгәрешсез – 3 процент (2019 елның 1 гыйнварына – 3 процент) калды.
2020 елның 1 гыйнварына эшче көчләргә ихтыяҗлылык: 70 вакансия һәм 89 эш урыны. Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә аеруча да кирәкле белгечлекләр булып торалар: бухгалтерлар, табиблар, менеджерлар, терлекчеләр, тегүчеләр, төргәкләүчеләр. Булган барлык вакансияләр “Россиядә эш” гомумроссия вакансияләр базасында trudvsem.ru урнаштырылган.
“Районда 2020 елның башында хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер кешегә 3 вакансия тәшкил итә”, – дигән мәгълүматны җиткерде белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев