Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сары тамга – этнең паспорты

Шәһәр урамнарында бүгенге көндә колакларына сары “алка” таккан этләрне еш очратырга була.

(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таңнары").  Дүрт аяклы дусларда мондый тамгаларның нигә барлыкка килүе турында без Тәтешнең ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гариповтан белештек. “Кабатланмый торган аерым сан белән сары тамгалар этнең паразитларга эшкәртелүен, котыру чиренә каршы прививка ясалуын һәм нәсел калдыра алмавын аңлата”, – диде ул. Гади итеп әйткәндә, хайванның колагындагы ачык сары “алкалар” башта аны тотулары, приютка алып китүләре, анда барлык тиешле гамәлләрне башкарулары һәм гадәти мохиткә чыгарып җибәрүләре турында сөйли. Күпчелек кешеләр әлеге тамга эткә уңайсызлык тудыра яки авырттыра, дип саный. Әмма бу алай түгел. Эшкәртү барышы эт наркоз астында булганда, аны бер үк вакытта стерильләштерү белән бергә башкарыла. Этләрне яңадан әйләнә-ти­рә мохиткә җибәргәнче, аларның үз-үзен тотышында бер сәбәпсез агрессия барлыкка килү билгеләре юк, дип раслый белгечләр.

Язучы Антуан де Сент-Экзю­периның сүзләрен искә тө­шерәсе килә: “Без үзебезнең янәшәбездә булучылар өчен җаваплы”. Көчек алып асрар алдыннан, эт киләчәктә урамда хуҗасыз калмасын өчен, барысын да “кирәкме” яки “юк­мы” дигән бизмән аша үлчәп, берничә кат уйларга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев