“Заманча мәктәп” федераль проектының “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтештәге 2нче урта мәктәптә һәм Нармонка урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.
(Тәтеш, 12 сентябрь, Тәтеш таңнары).
– Үзәкләрнең төп максаты – авыл җирлекләрендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучыларга иң югары сыйфатлы белем алу хезмәтләре буенча мөмкинлекләрне тигез дәрәҗәдә булдыру. Үзәкләр булдыруның максаты – укучыларның табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге уку фәннәрен, табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын үзләштерүдә мөмкинлекләрен арттыру, шулай ук “Физика”, “Химия”, “Биология” фәннәре буенча уку материалларын тәҗрибәдә эшләп карау, – дип сөйләде Тәтеш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Укучылар белән сыйфатлы эшләү өчен мәктәпләргә биология, химия һәм физика буенча цифрлы лабораторияләр кайтарылган.
Педагогларны укытуга һәм әзерләүгә хәзерге вакытта аерым игътибар бүлеп бирелә – өстәмә һөнәри белем бирүнең заманча һәм мөһим программалары буенча квалификация күтәрү өчен мөмкинлекләр булдырылган.
Нет комментариев