Районнардагы газета сайтларының веб-мөхәррирләре, СММ-белгечләре эштә кирәкле яңа белемнәр, мөһим киңәшләр алу, социаль ресурсларны файдалану мөмкинлекләрен күбрәк белү өчен “Яңа гасыр” яшьләр күңел ачу үзәге базасына җыелдылар. Аларны югары профессиональ белгечләрдән торган тренерлар командасы өйрәтте.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов семинарда катнашучылар белән очрашты. Рәмис Хатыйп улы сәламләү сүзеннән соң, кунакларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.

Холдинг хезмәткәрләре чара кысаларында видеорепортажлар төшерергә, социаль челтәрләрдә туры эфир алып барырга, басма һәм электрон төрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары өчен материаллар әзерләргә өйрәнделәр. Алар социаль челтәрләрдә һәм Интернетта, аудитория белән эшләү үзенчәлекләре, яңалыкларны яктыртуның төп тәртипләре турында белделәр. “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков өйрәтү тренингының йомгаклау көнендә журналистлар белән очрашуга килде. Ул район башлыгы урынбасары Евгений Курков белән бергә “Авангард” газетасы редакциясендә булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты. Генераль директор семинарның әһәмиятен, шулай ук аны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтеп, болай диде:
– Хәзер Интернет гасыры, социаль челтәрләр гасыры, газеталар, журналлар, радио – болар безнең төп ресурслар булуы аңлашыла, ләкин тормыш бер урында тормый – газеталарны һәм журналларны укучы кешеләрнең саны кими бара, ә Интернетта яңалыклар, видео, фотолар караучылар арта бара. Журналистлар үзгәрешләрне тиз арада үзләштерә белү осталыгына ия булырга һәм өлгерергә тиешләр. Аларны өйрәтү – холдингның һәм “ТАТМЕДИА” медиамәктәбенең эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе.
Энҗе Газизова, Тәтеш:
– Казаннан спикерлар Александр Третьяков белән Равил Мукменов безне күп нәрсәләргә өйрәттеләр. Миңа безнең паркта үткәрелгән мастер-класс аеруча да ошады. Тәтешлеләр ачык күңелле кешеләр! Сорауларга барысы да бик теләп җавап бирделәр. “Татмедиа” АҖның социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева безгә файда-
лы мәгълүматлар хакында сөйләде. Мондый өйрәнүләрдән соң алга таба үсеш аласы һәм безнең басманы тагын да яхшырак итәсе килә.
Наилә Акбирова,
Югары Ослан:
– Семинарның әлеге
ике көне дусларча мохиттә узды – күп өйрәндек, шаярдык, хәзер инде дусларыбыз да күп. “Авангард” газетасы хезмәткәрләре белән танышуыбызга шатмын, бик кунакчыллар. Экскурсияләр кызыклы, уха тәмле булды, шәһәрнең гүзәл күренеше һәм табигате сокландырды. Шәһәр гаҗәеп матур һәм уңайлы, танылган баскычтан йөрү һәм һәрбер йортны күзәтеп, акрын гына урамнар буйлап йөрер өчен мин тагын бер тапкыр киләчәкмен әле.
“Авангард” газетасы редакциясе коллективы семинар уздыруда ярдәм иткән өчен Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка, Тәтеш ягы тарихы музее, “Яңа гасыр” яшьләр күңел ачу үзәге хезмәткәрләренә, Тәтеш АТПсына, “Форпост” үзәгенә, Тәтешнең РЭЧ начальнигы Виктор Демагинга, “Икмәк” кулланучылар оешмасы директоры Светлана Путулянга, Тәтеш райпосы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.
Нет комментариев