Шәһәрлеләрнең  мөрәҗәгате үтәлде
Җәмгыять

Шәһәрлеләрнең мөрәҗәгате үтәлде

Районда яшәүчеләр күптән түгел безнең гәҗитнең “ВКонтакте” социаль челтәрдәге төркемендә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка сораулар белән мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 3 июнь, "Тәтеш таңнары"). Рәмис Хатыйп улы яң­гы­раган кайбер проб­лемалар финанс кертеме һәм вакыт таләп итә, дип җавап бирде. Ә сорауларның бер өлеше якын араларда хәл ителәчәк. Шулай булды да. Мөрәҗәгатьләрнең бер­никадәре  инде  үтәлде:  шәһәр зираты янында санитар зона төзек­лән­дерелде; азык-тө­лек җыелмасы һәм түләү­ләр төрендә соци­­аль ярдәм алынды; Кыр урамының элекке май заводыннан су-канализация оешмасына кадәрге өле­шендә яктырткычлар кабынды; агач үсентеләре утырту бара.

Башка сораулар буенча эшләр тәртип нигезендә башкарыла.
фото: архив/Авангард


Нет комментариев