Шәһәрнең төп чыршысын ачу хөрмәтенә бәйрәм оештырылды
Иң тылсымлы бәйрәм – Яңа ел якынлаша, аны бүләкләр, могҗиза һәм, әлбәттә инде, чыршыдан башка күз алдына китереп тә булмый.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Матур гадәт буенча, бәйрәм җитәргә берничә көн кала, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда шәһәрнең төп чыршысын ачу хөрмәтенә бәйрәм оештырылды.
“Киләсе ел сезнең һәркайсыгыз өчен әйбәт булсын, бары тик шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен. Яхшы билгеләренә укыгыз. Алда сезне каникул көтә, күңелле ял итегез. Бүген без шәһәрнең төп чыршысында утлар кабынсын өчен җыелдык”, – дип мөрәҗәгать итте балаларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов. Һәм “Чыршыкай, кабын!” дигән күмәк тавышка гүзәл чыршы төрле утлар балкышы белән җемелдәп яна башлады.
Өстәмә белем бирү үзәге коллективы балалар өчен театральләштерелгән күренеш әзерләгән, Кыш бабай, Кар кызы, Кар малае һәм башка тылсымлы геройлар анда шаярдылар, күңелле тамашалар күрсәттеләр. Балалар алар белән бергә әкият иленә сәяхәткә бардылар, җырладылар, биеделәр, бүләкләргә сөенделәр. Тамаша ахырына якынлашса да яшь тәтешлеләр һәм аларның ата-аналары өйләренә таралашырга ашыкмады, алар бәйрәм рухын мөмкин кадәр озаграк дәвам итәргә тырыштылар. Чөнки район мәдәният йорты каршындагы мәйданда караңгы төшүгә үк әкияти карета, күңелле Кар малайлары, Кыш бабай һәм Кар кызы төрле утлар белән балкып, тирә-якка гаҗәеп матурлык сирпеп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев