Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Сиңа университет бүләк итәм”

25 гыйнвар – Россия студентлары көне (Татьяна көне)

(Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 

Студент көне һәм Татьяна көне – икесе ике төрле бәйрәм, шулай да хәзерге вакытта Россиядә аларны бер көндә билгеләп үтәләр. 

 “Шулай итеп, ул Татьяна дип йөртелә башлаган...”
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Татьяна исеме соңгы тапкыр районда 2019 елның февралендә туган кызчыкка кушылган булган. 
Гражданнарны яклау көллиятендә укытучылар арасында биш ­Татьяна һәм әлеге исемне йөртүче бер студент бар.  
Авыл хуҗалыгы техникумында дүрт Татьяна хезмәт куя, бу исемдәге студентлар – юк.
Ата-аналар соңгы елларда сабыйларына аеруча да үзенчәлеклерәк исемнәрне кушуны өстенрәк күрәләр.


Бәйрәмнең тарихы
Дәүләт эшлеклесе Иван Шувалов 1755 елда император Елизавета Петровнага имза куярга “Мәскәү университетын булдыру турында”гы указны алып килгән. Бу нәкъ тә 25 гыйнварда, газап чигүче Татьяна көнендә барлыкка килгән. Шувалов бу көнне очраклы гына сайламаган: указ аның әнисе Татьяна Петровнага үзенчәлекле бүләк булган. “Сиңа университет бүләк итәм”, – әлеге гыйбарә соңыннан канатлы сүзләргә әверелгән. 
Газап чигүче Татьяна хөрмәтенә университет чиркәвен изгеләндергәннәр. Изге хатын-кыз шул вакыттан алып студентларны яклаучы булып санала. 
Шулай итеп Татьяна көне Студентлар көненә дә әйләнгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев