Бүген республикада юеш кар, яңгыр явуы көтелә.
(Тәтеш, 20 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). 20 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә юлларда көчле бозлавык хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, иртәгә республикада юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә.
Төнлә температура 0..-5, көндез -3..+2 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев