Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сораулар төрле һәм кызыклы

    Тәтешлеләр “Зур этнографик диктант” язды.

    (Тәтеш, 9 ноябрь, "Тәтеш таңнары",   Елена Викторова (автор фотосы) ).  Халыкара белем акциясе дүртенче тапкыр узды, район оешмалары һәм уку йортларының 120 вәкиле аның катнашучылары булды. Алар 45 минут эчендә утыз сорауга: такмак һәм кяряд-озкс, чолык­чылык һәм кубыз нәрсә ул, чабатаны нәрсәдән үрәләр һәм кайсы республикада утыз телдә сөйләшәләр, һәм башкаларга җавап бирделәр.

    “Этнографик диктантны мин өченче тапкыр яздым. Биремнәр һәр елны төрле һәм кызыклы. Бүген минем өчен иң катлаулысы милли ризыклар турындагы сорау булды, ләкин, аңа дөрес җавап бирдем дип уйлыйм. Мондый акцияләр кешеләр төрле халыкларның мәдәниятен, үз туган ягын белсен өчен кирәк”, – дип уртаклашты Евгения Кириллова. 

    Биремнәргә дөрес җаваплар 2019 елның 10 ноябрендә www.miretnо.ru сайтында бастырылачак. Диктант кешеләрнең этнографик белем дәрәҗәсенә, аларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: