Районда яшәүчеләр су басу вакытына әзерләнеп, тискәре нәтиҗәләрне киметә һәм бетерә алалар.
(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары"). Районда яшәүчеләр су басу вакытына әзерләнеп, тискәре нәтиҗәләрне киметә һәм бетерә алалар.
1нче санлы эзләү-коткару зонасы отряды белгечләре тәкъдим итә:
якын тирәдәге территорияләрне кардан чистартырга;
су үткәрү өчен канау казырга;
суда кечерәк дамба төрендә чикләү корырга;
һава торышы фаразларына игътибарлы булырга.
Коткаручылар түбәндәге кагыйдәләрне күз уңында тотарга киңәш итә:
әгәр су басу акрын җәелә барса һәм сезнең вакытыгыз булса, балаларны куркынычсыз урынга эвакуацияләгез, милекне, кыйммәтле әйберләрне, документларны саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгез;
тирә-юнегездә ялгыз, өлкән кешеләр яшәсә, аларны су басу куркынычы турында кисәтегез;
йорттагы җан ияләрен кайгыртыгыз – этегезне бәйдән ычкындырыгыз; тавык, үрдәк, казларны чормага менгерегез; эре мал-туарны югарырак урынга урнаштырып бәйләгез;
торак корылмаларга су якын ук килгәндә электр чыбыкларын алдан ук өзегез, газны ябыгыз, су һәм электрны туктатыгыз, мичләрдәге утны сүндерегез; эчә торган су хәстәрен күрегез;
ярдәмгә мохтаҗлар булганда, бу хакта җирле үзидарә органнарына хәбәр итегез.
Нет комментариев