Җәмгыять

Судка гаризалар бирү кагыйдәләре үзгәрде

РФ Гражданлык процессуаль кодексы маддәсендә үзгәреш­ләр үз көченә керде.

(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Дәгъва белдерүче хәзер суд органнарына юнәлтелгән мөрәҗәгать гаризасына суд эшендә катнашучы башка затларга юлламаны раслау турындагы белдерү кәгазен, мөрәҗәгать итү гаризасының күчермәсен һәм суд эшендә катнашучы башка затларда булмаган документларны куярга тиеш.

Әлеге документларны “Интернет” челтәре аша судка гариза биргәндә теркәргә кирәк. “Мөрәҗәгать итү гаризасында җаваплы кеше турындагы түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк: гражданин өчен – фамилия, исеме, әтисенең исеме һәм яшәү урыны, шулай ук туу датасы һәм урыны, эш урыны (әгәр алар билгеле булса) һәм идентификаторларның берсе (СНИЛС, ИНН яки шоферлык таныклыгы, шәхси эшкуарның ОГРН һәм башкалар), оешмалар өчен – исеме һәм адресы, шулай ук, әгәр алар билгеле булса, ИНН һәм ОГРН. Гражданинның мөрәҗәгать итү гаризасында гражданин-җаваплы кешенең идентификаторыннан берсе күрсәтелә, әгәр ул мөрәҗәгать итүчегә билгеле булса”, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районы прокуратурасыннан.   


Нет комментариев