Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш турында сөйләде

Алабирде китапханәсендә “Әфган сугышы кайтавазы” дип исемләнгән хәтер кичәсе уздырылды.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары», Ләйсән МАНТОВА).  Китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина “Әфганстан – син күңел әрнүем” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Мәктәп укучылары сугышчы-интернационалчыларга багыш­лап җыр­лар башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.

Әфганстанда хәрби вакыйгаларда катнашкан Рафис Габбазов үзенең армия хезмәте турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Ул армиягә 1988 елның маенда чакырыла. Төркмәнстан хәрби округында өйрәнү частендә хезмәт итә, анда кече сержант исемен ала. Аннары декабрьдә аны Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында хезмәт итәргә җибәрәләр. Гранатаметчылар отделениесе командиры Рафис Габбазов хәрби бурычын бик яхшы үтәгәне өчен исемле кул сәгате һәм грамота белән бүләкләнә. Бу көн – 1989 елның 15 феврале, Әфганстаннан совет гаскәрләренең тулысынча чыгарылуы  Рафис Вилдан улының хәтерендә әлегә кадәр саклана. “Хис-тойгылар капма-каршы: сугыш тәмамланганга сөенү һәм югалтулар ачысы. Моны сүз белән аңлатып биреп булмый”, – ди ул. 

Җыелучылар һәлак булучыларны Бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Алабирде авыл җирлеге башлыгы Билал Гыймранов авыл Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре исеменнән Рафис Габбазовка истәлекле бүләк тапшырды. Әфган сугышы елдан-ел күбрәк тарихка әйләнә бара, шулай ук анда катнашучыларның йөрәгендә әлегә кадәр яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X