Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстан 2020 елда илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашкан

    Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә спортзаллар ремонтланган, спорт объектлары һәм футбол кырлары төзелгән.

    әтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Узган елны Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашкан.

    Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә 2020 елда Татарстан районнарында мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланган, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелгән. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылган.

    Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның Тасма стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары шулай ук илкүләм проект кысаларында төзелгән һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шулай ук үткән ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: