Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: йогышсызландыру әйберләренә бәяләрне арттыруга юл куярга ярамый

Татарстан Президенты дезинфекцияләү әйберләрен җитештерү күләмен арттыру хакында сөйләшер өчен предприятиегә барды.

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары”). Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Татарстан Президенты Казандагы “Аромат” АҖга барган вакытта йогышсызландыру әйберләренә бәяләрне арттыру һәм интернетта алар белән спекуляция ясарга ярамый, дип белдерде. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәр итә.

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дезинфекцияләү әйберләрен җитештерүнең күләмен арттыру хакында сөйләшер өчен “Аромат” АҖга барды. Предприятие йогышсызландыру әйберләрен гадәти савыттагы кебек, шулай ук зур күләмле савытта да – сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре өчен, җитештерә ала. Компаниягә моның өчен махсус акциз кирәк. Татарстан Президенты әлеге мәсьәләне хәл итүне шәхси контрольгә алды, чөнки сүз кешеләр иминлеген тәэмин итү турында бара. Якын араларда ул аны федераль дәрәҗәдәге тфикер алышуга чыгарачак.

“Интернетта хәзер алыпсатарлар күбәйде, алар йогышсызландыру әйберләрен бәяләрен арттырып тәкъдим итәләр. Болай эшләргә һич кенә дә ярамый. Йогышсызландыру әйберләрен сәүдә һәм даруханә челтәрләре аша сатуны кирәкле күләмдә тәэмин итү зарур”, – диде Татарстан Респуликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.   
 


Нет комментариев