Үзенчәлекле сораштыру яшерен рәвештә үтәчәк һәм тулаем нәтиҗә ясалгач, гозер-тәкъдимнәр җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын тагын да яхшырту максатында кулланылачак.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы халкын җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең хезмәтен бәяләү хакындагы сораштыруда катнашырга өндиләр. Татарстанның икътисад министрлыгының матбугат хезмәте нәкъ тә менә шул хакта хәбәр итә.
Республикабыз халкының әлеге сораштыруда активлык күрсәтүе җитәкчеләрнең ни дәрәҗәдә хезмәт куюын билгеләргә мөмкинлек тудырачак.
Бу сораштыру яшерен рәвештә үтәчәк һәм нәтиҗәләр фәкать тулаем исәпкә алып кулланылачак. Алар җирле үзидарә органнарының эшчәнлегендә яхшы күрсәткечләрне тагын да үстерү өстендә эшчәнлек алып барганда гозер-үтенеч буларак файдаланылачак.
Әһәмиятле сораштыруны https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча карарга мөмкин.
Нет комментариев