Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының йөз легендар бренды өчен тавыш бирү башланды

Татарстан халкы ноябрь һәм декабрь айларында проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү 21 февральгә кадәр дәвам итә.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Татарстан Республикасының 100 легендар бренды” проектына бүген тавыш бирү башланып китте. Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара берләштерү. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырыла, дип хәбәр итә оештыручылар. Теләге булган һәркемнең легендар бренд өчен тавыш бирә алу мөмкинлеге бар. Аны әлеге сылтама буенча эшләргә була.

Татарстан Республикасының бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы йөз брендны тавыш бирү нәтиҗәләренә карап ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе турында тасвирлаячак, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм башкалар) колачлаячак. 

Татарстанда яшәүчеләр ноябрь һәм декабрь айларында проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү 21 февральгә кадәр дәвам итә. 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча легендар брендлар билгеләнәчәк. Калган кырык өчен Татарстандагы һәрбер районда сайлап алачаклар – тавыш бирү 1нән 31 март көннәрендә үтә. Әлеге этапта катнашыр өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев