Татарстанда аналог телетапшыруларын өзү 2019 елның 3 июненә планлаштырылган.
(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары",Юлия Калинина). Татарстанда аналог телетапшыруларын өзү 2019 елның 3 июненә планлаштырылган.
Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, санлы телетапшыруларга күчү кысаларында, түбәндәгеләрне эшләү зарур: әгәр телевизор DVВ-Т2 санлы стандартны тота икән, ул чакта санлы төрдә каналлар карау өчен телевизорны антеннага гына тоташтыру да җитә; әгәр телевизор кирәкле санлы стандартны тотмый икән, ул чакта антенна DVВ-Т2 стандартындагы приставкага тоташтырыла, ә приставка – телевизорга.
Санлы эфир телетапшыруларын карар өчен теләсә нинди телевизорга, аналог кебек, шулай ук санлы эфир телевидениесенә дә (һәр дулкындагы), сигналны кабул итәрлек антенна кирәк. Түләүле IР-телевидение, спутник телевидение челтәрләре абонентларына санлы эфир телетапшыруларына күчү кагылмый. Телевизор экранында канал исеме янында “А” хәрефе булучыларны санлы эфир телетапшыруларына күчү көтә. ТНВ телеканалы, аналог булуга карамастан, үзенең күрсәтүен туктатмаячак.
Санлы эфир телевидениесенә күчү хакындагы сораулар булганда 8-800-220-20-02 номеры буенча Бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нет комментариев