Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан юлында, ике автомобиль һәм «КАМАЗ» бәрелешкәч, ир белән хатын имгәнгән

Алар белән бергә машина салонында бер яшьлек бала да булган, ул җәрәхәтләнмәгән.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстан юлында ике җиңел автомобиль һәм «КАМАЗ» катнашында авария булган, юл һәлакәтендә ир белән хатын имгәнгән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген Менделеевск районы трассасында ике җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машиналарның икесе дә яньчелгән, ә «КАМАЗ» юл читенә төшеп киткән.

Нәтиҗәдә, бер машинадагы ир белән хатын имгәнгән. Аларның бер яшьлек баласы җәрәхәтләнмәгән.

Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

фото: шаһитлар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев