Татарстанда 13 августтан гөмбәләр белән агулануны профилактикалау ункөнлеге уза
Җәмгыять

Татарстанда 13 августтан гөмбәләр белән агулануны профилактикалау ункөнлеге уза

Июль, август, сентябрь – иң хәвефле айлар  – бу вакытта гөмбә белән агулануның иң күп очрак­лары теркәлә.

(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таннары").  Татарстанда 13 августтан 22 августка кадәр гөмбәләр белән агулануны профилактикалау ункөнлеге уза

КАЙБЕР ГӨМБӘЛӘРНЕ гомер эчендә бары тик бер генә тапкыр ашарга ярый
Гөмбәләр куллану – Россиядә борынгы милли традиция. Шулай да гөмбә белән туклануның куркыныч очраклар китереп чыгару ихтималы бар, чөнки үсемлек агулары белән зарарлануда гөмбәләр беренче урынны алып торалар. Июль, август, сентябрь – иң хәвефле айлар  – бу вакытта гөмбә белән агулануның иң күп очрак­лары теркәлә.
– Эшләпәле гөмбәләрнең 3 меңнән артык төреннән бары тик 400е генә ашарга яраклы. Калганнары куркыныч. Аларның берничә төре һәрдаим агулы була, беришләре, сыр яки алкоголь белән бергә кулланганда агулы була, – дип кисәтә Тәтеш хастаханәсенең табиб-инфекционис­ты Евгений Шихранов. – Гөмбә белән агулануның сәбәбе еш кына аларны дөрес кулланмауда. Мондый ризыкны татып караганнан соң, кеше 3-4 сәгатьтән кинәт кенә авырый башлый: бөтен корсагы буенча кискен авырту, күңеле болгану, берөзлексез косу, эче китү башлана. Ә ризыкка чебен гөмбәсе эләксә, аңарда булган мускарин һәм башка алкалоидлар ярдәмендә кешенең хәрәкәтчәнлеге арта, галлюцинацияләр барлыкка килә. Томсык гөмбә (бледная поганка) белән агулангач, баштагы мизгелләрдә дулкынлану һәм борчылу барлыкка килә.

ГӨМБӘне ҖЫйган, САКЛАган һәм ӘЗЕРЛӘгән 
вакытта  түбәндәгеләрне 
ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК:
Үзегез белгән гөмбәләрне генә җыегыз. Әгәр  шикләнәсез икән, аны җыелган гөмбәләр янына кушмыйча, ташларга кирәк. Иске, йомшак, личинкалы һәм күгәрек гөмбәләрне, юл һәм сәнәгать предприятиеләре яныннан, нурланышлы  урыннан җыярга ярамый. Озак сакларга рөхсәт ителми, шунда ук әзерләргә кирәк, чөнки бу азык бик тиз бозылучан. Әзерләр алдыннан теләсә нинди гөмбәне яхшылап юарга, пешерергә һәм суын түгәргә кирәк. Гөмбәләрне кулдан, бигрәк тә тиешсез сәүдә урыннарыннан сатып алырга ярамый.

ГӨМБӘ БЕЛӘН АГУЛАНГАНДА КИЧЕКМӘСТӘН АШКАЗАНЫН ЮДЫРЫРГА КИРӘК:
5-6 стакан кайнатылган яки марганцовка кушылган алсу төстәге су эчәргә, тел тамырына басып косарга. Моны 3 – 5 тапкыр кабатларга.
50 грамм активлаштырылган күмер (яки башка сорбент), 1 грамм С витамины, 1 төймә антибиотик кабул итәргә, чөнки токсиннар эчәклектәге барлык авыру микроорганизмнарны активлаштыра.
Ашыгыч ярдәм килгәнче аз гына тоз кушылган су эчәргә кирәк. Нинди генә очракта да сөт яки алкоголь кулланырга ярамый, алар токсиннарның организмга тиз таралуына йогынты ясыйлар.
 


Нет комментариев