Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2020 елда илкүләм проект нигезендә 44 юл объектын ремонтларга ниятлиләр

Казан агломерациясендә “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проекты буенча – 27, Чаллыда – 15, Түбән Камада 2 объект төзекләндереләчәк.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты нигезендә быел Татарстанда 44 юл челтәре объекты ремонтланачак. Бу максатларга 4,6 миллиард сум тирәсе акча юнәлдереләчәк, шуның 2,1 миллиарды – федераль бюджеттан. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы шушы хакта хәбәр итә.

Аерым алганда, Казан агломерациясендә – 27, Чаллыда – 15, Түбән Камада 2 объект төзекләндереләчәк. “Барлык объектларда эшләр башкару буенча дәүләт килешүләре төзелгән”, – диелә министрлык хәбәрендә.

“Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты Татарстанда былтыр тормышка ашырыла башлады. Республика моңа кадәр  хәзерге илкүләм проект составына керүче “Имин һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле федераль проектта катнашты. 

Илкүләм проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юллар өлешен тагын да арттыру. “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” – РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

Татарстанда үткән елны әлеге илкүләм проект нигезендә гомуми озынлыгы 205,8 чакрымны тәшкил иткән 173 юл объекты норматив хәлгә китерелгән.  
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев