Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда бүген гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр

    Тикшерү гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында үткәрелә.

    (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гадәттән тыш хәл турында хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    1 һәм 2 октябрьдә Татарстанда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнегүләре уздырыла. Күнегүләр вакытында халыкка гадәтттән тыш хәл янау яки килеп чыгуы турында телдән хәбәр итү һәм экстрен хәбәр җиткерү системаларын тикшерәчәкләр.
    Дүшәмбе, 1 октябрьдә, 09.00-10.20 сәгатьләрдә Казанда һәм Югары Ослан районында «ИДИС» хәбәр итү корылмаларын эшләтеп җибәрәләр. Хәбәрнең тексты: «Внимание! Проводится проверка системы оповещения населения» («Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә»).

    Бүген 09.00-10.00 сәгатьтә Казанда һәм республиканың барлык районнарында РСУ-300 хәбәр итү системасы корылмалары шул хәбәрне җиткерәчәк.

    Моннан тыш, бүген, 1 октябрьдә, 09.30-10.30 сәгатьләрдә локаль хәбәр итү системасы аша республиканың эре куркыныч-җитештерү объектлары хезмәткәрләренә хәбәр җиткереләчәк. Шулай ук 09.00 сәгатьтә «Татарстан - Новый век» телеканалы һәм җирле радиостанцияләр туры эфирына кереп, кисәтү сигналы тапшырылачак

    2 октябрьдә электросиреналарның техник төзеклеген урыннарда тикшерәчәкләр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: