Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда битлек һәм антисептик саткан спекулянтларны тоткарлаганнар

Яшьләр өч тапкыр арттырып сату нияте белән интернет аша битлек һәм антисептик сатып алуларын әйткән.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»). Казанда медицина битлекләрен һәм антисептикларны берничә тапкыр кыйммәтрәк бәядән сатучы спекулянтларны тоткарлаганнар. Бу хакта Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта сөйләделәр. Аны  «Татар-информ» хәбәр итә.


Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре сатып алучылар сыйфатында сатучылар белән элемтәгә кереп, 4000 битлек һәм 1000 антисептик алырга килешкән. Товар 336 мең сум тәшкил иткән.


Спекулянтларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Яшьләр өч тапкыр арттырып сату нияте белән интернет аша битлек һәм антисептик сатып алуларын әйткән. Аларның сату өчен рөхсәт бирүче документлары булмаган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев