Татарстанда  буран һәм томан көтелә
Җәмгыять

Татарстанда буран һәм томан көтелә

Республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.

(Тәтеш, 8 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Иртәгә, 9 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Аерым алганда, республикада буенча төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә тагын томан төшәчәк.

Моннан тыш, көндез урыны белән буран булырга мөмкин. Көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр (Казанда – 15 метрга кадәр) җитәчәк.


Нет комментариев