Бу коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле
(Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.
Ул ата-аналарга лагерьларга бармаска киңәш итте. Бу коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле. «Ата-аналар көннәре каралмаган. Аңлау белән карарга кирәк. Мондый элемтәләр мөмкин түгел. Бу максаттан, туклану продуктларын китерү дә регламентланган», — диде Ләйлә Фазлыева.
Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина лагерьларда көн саен температураны үлчәп торачакларын әйтте. Ул да ата-аналар, туганнар, башка чит-ятлар кертелмәячәген белдерде. Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Кичке күмәк дискотекалар, эстафеталар да оештырылмаячак.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев