Татарстанда «Минем герой – минем гаилә» дигән акция уза
Җәмгыять

Татарстанда «Минем герой – минем гаилә» дигән акция уза

Акция 9 майга кадәр узаячак.

22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» дигән акция башланды. Бу хакта медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акциядә катнашу механизмы бик гади һәм аңа һәркем кушыла ала. Бары тик социаль челтәрләрдәге аккаунтларыңда Бөек Ватан сугышы герое яки ветераны белән бәйле үз гаиләң тарихы белән уртаклашырга гына кирәк. Язманы #МойГеройМояСемья хэштегы белән билгеләү шарт.

Журналистлар акцияне хуплап каршы алды һәм ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендә – 300дән артык, басма сайтларында 178 язма урнаштырды инде.

2023 елда социаль челтәрләрдә һәм сайтларда Җиңү көне уңаеннан #МойГеройМояСемья дип аталган мондый акция үткәрү тәҗрибәсе бар иде инде. Әлеге тәҗрибә уңышлы булды – анда 700дән артык кеше катнашты, ә республика гаммәви мәгълүмат чараларында 1 меңнән артык материал урнаштырылды.

Быел оештыручылар һәркемне әлеге акциягә кушылырга чакырды. Татарстанда яшәүчеләр һәм теләгән һәркем социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышы герое яки ветераны белән бәйле үз гаилә тарихы белән уртаклаша ала. Алар хакында республика гаммәви мәгълүмат чараларында сөйләячәкләр һәм 9 Майда акциягә кайбер нәтиҗәләр ясалачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-minem-geroi-minem-gaila-digan-akciya-uza-5887042


Минем герой – минем гаилә

Нет комментариев