Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында «Йөкле хатыннар көне» дигән бәйрәм рухындагы чара булган
Хатын-кызлар консультациясенә йөклелелекне тикшертү буенча килгән районыбыз хатын-кызлары мондый очрашуга һәм күркәм чарага бик сөенгәннәр.
(Тәтеш, 7 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бүген Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында "Йөкле хатыннар көне" дигән бәйрәм рухындагы чара булган.
Хатын-кызлар консультациясенә йөклелелекне тикшертү буенча килгән районыбыз хатын-кызлары мондый очрашуга һәм күркәм чарага бик сөенгәннәр.
Булачак әниләрне үзәк район хастаханәсе психологы Татьяна Матаева котлап, аларга "Гаилә һәм балачак" хәйрия фондыннан, шулай ук "Умиление" аналарны һәм балаларны яклау үзәгеннән бүләкләр тапшырган.
Акушер-гинеколог Назымгөл Җәләлетдинова үз карамагындагыларга үгет-нәсихәт һәм мөһим киңәшләрен әйткән.
Булачак әниләр үз теләкләре буенча психологик тренинг үткәннәр.
"Бүгенге бәйрәм безнең өчен күңелле сюрприз булды, безнең борчылуларыбыз һәм дулкынлануларыбыз да кимеде, белгечләрнең хуплау сүзләре, безнең барысы да яхшы булачагына ышаныч өстәде", - дип уртаклашканнар булачак аналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев