Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Татмедиа” АҖ басмаларына онлайн язылырга мөмкин

Журналларның тиражын арттыруга яңа коронавирус пандемиясе комачау итмәгән

(Тәтеш, 7 июль, “Тәтеш таңнары”). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тиражларны киметми кала алган. Гәҗит-журналларның гомуми тиражы 2020 елның икенче ярты еллыгында 225,7 мең данә тәшкил иткән. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда – 94,2 процент.

Абунә вакытында ярдәм итү буенча  чаралар күрү нәтиҗәсе дә тиражларның кискен кимүенә юл куймаган. “Татмедиа” АҖ басмаларына онлайн рәвештә язылырга, аларны метрода вендинг аппаратларында яки Daily киоскларындагы стендлардан сатып алырга була. 

“Татмедиа” Бөтенроссия гәҗит-журналларга язылу декаларында үз басамаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процент ташлама ясаган, гәҗит-журналлар “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифыннан 25 процент ташлама алган.

Шулай ук “Татмедиа” редакцияләрнең бәйге уздыру чыгымнарын компенсацияләгән, ТР Дәүләт Советында “Абунә бүләк ит” акциясе булып үткән.

Коронавирус пандемиясе шартларында да кайбер басмалар тиражын арттыра алган. Мәсәлән, “Нижнекамская правда” – 28,5; “Туган як” – 18,8; “Теләче” – 7,6; “Казанские ведомости” гәҗитләре – 1,9; “Казан утлары” журналының тиражы 2,4 процентка арткан.
Узган ел белән чагыштырганда “Чаян” журналы тиражын – 8,7; “Казан” – 2,7; “Безнең мирас” журналлары 2,7 процентка арттырган. Ә инде “Татарстан” журналы тиражын элеккечә итеп саклап кала алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев