Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тавыш бирү өчен участок сайлыйбыз

“Мобиль сайлаучы” проектын тормышка ашыру кысаларында 24 июльдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә сайлаучыларны кертү турындагы гаризаларны кабул итү пунктлары эшкә керешә.

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары"). “Мобиль сайлаучы” проектын тормышка ашыру кысаларында 24 июльдә Татарстанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга яшәү урыны буенча сайлаучылар исемлегенә сайлаучыларны кертү турындагы гаризаларны кабул итү пунктлары эшкә керешә. 

“Мобиль сайлаучы” механизмы республикада төбәк сайлауларында беренче тапкыр тормышка ашырыла. Хәзер һәрбер татарстанлы, теркәлү урынына (пропискага) бәйсез рәвештә, үзе өчен уңайлы булган сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлегенә ия. Моның өчен, Россия Федерациясе гражданины паспорты белән гаризалар кабул итү пунктында яшәү урыны буенча, Татарстан Республикасы территориясендә уңайлы сайлау участогын күрсәтеп, сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны шәхсән язарга кирәк. Гаризалар бирү 24 июльдә башлана һәм 4 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакытта гаризаларны күп функцияле үзәк офисларында, теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә (ТСК), “Дәүләт хезмәтләре” порталында язарга була.

Участок сайлау комиссияләрендә гаризалар кабул итү 28 августтан башлана. Уңайлы участокта тавыш бирү өчен махсус гаризаны 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә 14 сәгатькә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин. Моны бары тик теркәлү урыны буенча (прописка) участок сайлау комиссиясендә генә эшләргә була.

Сайлаучыларга уңайлырак булсын өчен барлык Татарстан буенча күп функцияле үзәкләрдә сайлау участогын алыштыруга гариза бирү хезмәте өстенлекле буларак билгеләнәчәк һәм электрон чиратны файдаланып күп функцияле үзәк хезмәтләре исемлегенә кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев