Тел нигезе – әдәбият
Келәш мәдәният йортында төрле чаралар еш була.
(Тәтеш, 24 март, "Тәтеш таңнары", Дания ХӘЛИМОВА). Китапханәче Гөлчәчәк Галимова әйтүенчә, шушы араларда авылның мәктәп-балалар бакчасында туган телдә “Алиш варислары” дип исемләнгән акция үткәрелгән. Анда ул балаларга “Ак тәпи нигә елый” әкиятен укыган, ә алар исә, үз чиратында, әлеге әсәрне татар телендә сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Чара бырышында укучылар һәм сабыйлар туган телдә язылган китапларга күзәтү ясаганнар. Гөлчәчәк Галимова шулай ук төрле яшьтәге авылдашлары өчен дә туган телгә багышланган кичә оештырган. “Әдәби кичәдә туган телебезнең барлык нечкәлекләрен күрсәтеп иҗат иткән язучы Әмирхан Еникиның “Бер генә сәгатькә” дигән хикәясен укыдым. Һәм шул әсәр буенча һәркем үзенең хис-тойгыларын, кичерешләрен әйтте. Аннары туган телебезнең бай, матур һәм тирән мәгънәгә ия булуы хакындагы фикерләребезне уртага салып сөйләштек. Клубта мастер-класслар уздырабыз. Авылдашыбыз Рима Галиуллина кул эшләренә бик оста. Ул безгә кәгазьдән чәчәкләр, тасмадан гөлләмәләр ясарга өйрәтте. Очрашу барышында орлыклар чәчү, яшелчәләр үстерү хакындагы серләребезне уртаклаштык. Татар халык җырларын искә төшердек”, – диде Гөлчәчәк Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев