Терлекчеләр янында – кунакта
Биредә тырыш сыер савучылар, бозау караучылар һәм төрле юнәлештәге терлекчеләр хезмәт куя.
(Тәтеш, 19 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Дания ХӘЛИМОВА). Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елына багышланган чаралар уздыру кысаларында Олы Тормы мәдәният йортының “Нәфис бизәк” балалар берләшмәсендә катнашучылар “Новая заря” ҖЧҖ хуҗалыгының товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар.
Биредә тырыш сыер савучылар, бозау караучылар һәм төрле юнәлештәге терлекчеләр хезмәт куя.
Авылның мәдәният йорты директоры Миләүшә Салихова балаларга мөһим һәм хөрмәткә лаек барлык һөнәрләр хакында сөйләде. Әлеге кешеләрнең эш үзенчәлекләре турындагы әңгәмә фермадагы тырыш эшчәннәрнең хезмәт барышын күзәтү белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев