Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе өлкән кешеләрнең туганнарына ярдәм итә

Олы яшьтәге кешеләр сәламәтлеге буенча еш кына кыенлыклар кичерәләр. Бу вакытларда аларга аеруча да ярдәм, өстәмә игътибар һәм кайгырту таләп ителә. Хастаханәдән читтә булганда карау беренче чиратта туганнары җилкәсенә төшә.

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге базасындагы Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә үткәрелә торган дәресләр сырхаулар өчен тагын да уңайлырак яшәеш булдыруга, икенче яктан алганда туганнарының карап-тәрбия кылу барышын җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Өлкән кешеләр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булучылар үзләренә турыдан-туры медицина ярдәме күрсәтелү белән беррәттән, шулай ук тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән социаль – медицина тернәкләндерү чаралары үткәрә, туганнары һәм башка затлар ягыннан дөрес карап тору ярдәмендә аларга үз йортларында тиешле шартларны тәэмин итә. Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе бүлмәсе тернәкләндерүнең техник җайланмалары белән җиһазландырылган, дәресләр психолог һәм медицина хезмәткәрләрен җәлеп итеп үткәрелә.


2021 елның I кварталында 20 дәрес уздырылган: 11е – төркемләп, 9ы – аерым. 
Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе 2021 елның маеннан укулар өчен яңа төркем җыя. Белешмә өчен телефон: 2-63-13.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев