Янгын күзәтчелеге белгечләре хәбәр итүенчә, күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлек хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы вакыт эчендә Тәтеш районында 22 планлы һәм 5 планнан тыш тикшерү уздырылды.
(Тәтеш, 22 март, "Тәтеш таңнары"). Тикшерүләр барышында янгын куркынычсызлыгының кайбер таләпләрен бозу ачыкланды, аларның кайберләре кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудырырлык иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкчеләргә 36 мең сумлык административ штраф салынды.
“Тәтеш шәһәренең “Башаккай” балалар бакчасын уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин, – дип хәбәр итә ТР буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – 2019 елның 16 гыйнварында планлы тикшерүләр үткәрү вакытында әлеге балалар бакчасына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдә кайбер янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу ачыкланды. Әмма 2019 елның 18 февралендә инде планнан тыш тикшерүләр барышында әлеге мәктәпкәчә яшьтәге белем учреждениесендә безнең хезмәтләр янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның тулысынча төзәтелүен билгеләделәр”.
Нет комментариев