Торак секторда янгын чыгу  күренешләре киеренке булып кала
Җәмгыять

Торак секторда янгын чыгу күренешләре киеренке булып кала

Янгын часте телефоннары: 01, 112, 2-51-92.

(Тәтеш, 22 декабрь, "Тәтеш таңнары"). 

ТР буенча Россия ГХМ ДУ күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсенең Кама ­Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның декабрь башында Тәтеш районының Нармонка авылында янгын чыга. Янгын урынына килеп җиткәндә йорт эченә көчле төтен таралуы күзәтелгән, түбәсе ут телләре белән томаланган булган. Әлеге янгында 1976 елда туган гражданинның гомере өзелгән. Янгын чыгу сәбәп­ләре ачыклана.

“Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боз­магыз, аның таләпләрен үтәгез! Янгынга каршы нормаларның гади генә таләпләренә карата җавапсыз мөнәсәбәттә булу еш кына ут чыгу сәбәпчесенә әйләнә”, – дип мөрәҗәгать итә районда яшәүчеләргә янгын күзәтчелеге ­белгечләре.

Янгын часте телефоннары: 01, 112, 2-51-92.


Нет комментариев