Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тоташ койма һәм үзара аңлашу турында

Гәҗитебез редакциясенә Тәтеш районы авылларының берсендә яшәүчеләрдән ярдәм итүне үтенеп язылган хат килде.

(Тәтеш, 19 июль, "Тәтеш таңнары").  Гәҗитебез редакциясенә Тәтеш районы авылларының берсендә яшәүчеләрдән ярдәм итүне үтенеп язылган хат килде.

“Без көндез урамга һәм яшелчә бакчасында эшләргә чыга алмыйбыз, өлкән яшьтәге кешеләр кибеткә барырга курка, балалар – уен мәйданчыкларында уйнарга, чөнки урам үзәгендә ике умарталык бар һәм бөтен тирә-юньдә бал кортлары оча. Безнең зарларыбызны хуҗалар игътибарга да алмый, бары тик көләләр генә”, – дип яза алар.

Әлеге мәсьәләгә чишелеш табар өчен, без Тәтеш районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Владимир Егоровка мөрәҗәгать иттек. “ТРда умартачылыкка дәүләт тәртибе салу һәм дәүләт ярдәме турында”гы ТР канунының 7нче маддәсендә белдерелә: “Умарталар, бал кортлары гаиләсе белән умарта ояларының кешеләрнең иминлегенә күңелсез физик, психологик халәтен булдырмауны тәэмин итү максатларында аларны җир кишәрлеге чигеннән ун метрдан якынрак булмаган арадагы җир кишәрлегенә урнаштырырга яки башка җир кишәрлегеннән биеклеге ким дигәндә  ике метрлы бина, корылма, тоташ койма яисә баллы агачлар һәм куе куаклар белән бүлеп куярга кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай итеп, әгәр барлык шартлар үтәлсә, күршеләр арасында бары тик ярдәмләшүгә һәм үзара аңлашуга өметләнәсе  генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X