ТРның ике районында дуңгызларның  африка чумасы (ДАЧ) теркәлгән
Җәмгыять

ТРның ике районында дуңгызларның  африка чумасы (ДАЧ) теркәлгән

Уяу булыгыз!

(Тәтеш, 1 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Аучылар Алабуга районында 12 үлгән кабан дуңгызы тапканнар, тикшереп карагач, аларда ДАЧ вирусы ачыкланган. Әлеге чир таралуга юл куймас өчен, ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан барлык чаралар күрелә, шулай да таралу куркынычы бар. Моның белән бәйле Тәтеш ветеринария оешмасы һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, дуңгызчылык фермалары булган хуҗалыкларның җитәкчеләренә, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗаларына дуңгызларның африка чумасына һәм аның барлыкка килүенә каршы профилактик чаралар ­уздырырга өнди. 
Район ветеринария оешмасы ­телефоны: 2-87-74.

фото: pixabay.com


Нет комментариев